Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Зәйгә - 370 ел

Зәй үзенә тарта

Бу көннәрдә Зәебез 370 еллык юбилеен билгеләп үтә. 370 елда ил, республика, шул исәптән район халкы тормышында нинди генә үзгәрешләр булмаган да нинди генә заман җилләре исмәгән. Зәйне үз итеп, яратып яшәүе шәһәрдәшләребез бу уңайдан үз фикерләрен белдерделәр.

- Мин – Мамадыш районының Вахит авылыннан. Лубян урман хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, Зәй урман хуҗалыгына эшкә җибәрделәр. Бу 1973 еллар иде. 1972 елда Зәй районы оешкан, милициягә кадрлар җыялар. Мине урман хуҗалыгыннан эчке эшләр бүлегенә эшкә җибәрделәр. 21 ел сорау алу бүлегендә (янгыннар буенча) тикшерүче булып эшләп, лаеклы ялга чыктым. Зәйгә килгән елларымны еш искә төшерәм. Ул авыл кебек кенә иде. Бар җирдә бараклар, Төзүчеләр урамында буе белән бараклар тезелгән иде. Хәзерге кебек бар кешедә дә машиналар юк, бөтен Зәенә 3-4 машина инде. Киров урамында (хәзерге “Ак Барс” банк) базар урнашкан иде, әле дә хәтердә ул.
Зәй бик үсте, матурланды, чистарды. Юллар, ишегалларыбыз төзекләнә. Элекке кешеләр моны күрсә, ышанмаслар иде шәһәребезнең болай үзгәрүенә дип уйлыйм. Кешеләр мул тормышта яши. Шушында тормыш кордым, балаларыбыз үсте. Тормыш иптәшем Дания – Казан кызы, балалар бакчасында тәрбияче булып эшләде. Бик яратып яшим Зәйне.
Фоат Хатыйпов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев