Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Зәйгә - 370 ел

Зәй үзенә тартып кайтарды

Бу көннәрдә Зәебез 370 еллык юбилеен билгеләп үтә. 370 елда ил, республика, шул исәптән район халкы тормышында нинди генә үзгәрешләр булмаган да нинди генә заман җилләре исмәгән. Зәйне үз итеп, яратып яшәүе шәһәрдәшләребез бу уңайдан үз фикерләрен белдерделәр.

-Мин Суык-Чишмә егете. Армиягә китеп, язмышымны хәрби һөнәр белән бәйләдем. Новосибирскийда 17 ел хәрби хезмәттә булдым. Аннан Чувашиядә хезмәтемне дәвам иттем. Ләкин туган яклар гел үзенә тартты. 1991 елда Зәйгә кайтып төпләндек. Ялларда еш кайтып, Зәйне бик ошатып китә идек. Хатыным - Иваново кызы, ул да Зәйне яратып яши. Шәһәр артык зур булмагач, бер-беребезне беләбез, аралашып яшибез. “Зәй офыклары” газетасын яратып укыйм. Атна саен 35нче бистәдән редакциягә газетага шәһәр урамнары буйлап сокланып төшәм.
Гарифҗан Садриев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев