Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Зәйгә - 370 ел

Зәйдә Республика һәм Шәһәр көненә багышланган төп чаралар Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында дәвам итте (фоторепортаж)

Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркы төрле чаралардан гөр килеп тора.

Кичке сәгать 5тә биредә тематик мәйданчыклар эшли башлады. Бәйрәм кысаларында «Спорт яратучы гаилә», «Мин, син һәм  гитара», гастрономия һәм туңдырма фестивальләре, SUP-бордларда ярышлар, мастер-класслар оештырыла, «Минем шәһәрем» күргәзмәсе, сәнгать пленэры, юбилей атрибутикасы презентациясе, Аквабайк Шоу тәкъдим ителә.

Төп сәхнәдә  «Зәй - илһам шәһәре» театральләштерелгән тамашасы башланды. Бәйрәмнең тантаналы өлеше 18.40 сәгатьтә башлана.

19.10 сәгатьтә Марат Галимов, Ясмин, Айдар Сөләйманов, «Энергетик» Мәдәният сарае  һәм «Визит» вокаль-инструменталь ансамбле  коллективлары катнашында концерт  старт ала.

Зәйдә Шәһәр һәм Республика көненең хедлайнеры булып татар эстрадасының популяр артисты Әнвәр Нургалиев тора. Аның концерты 21.00 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев