Зәй офыклары

Зәйдән Санниковлар һәм Камалиевлар гаиләләре - дуслык һәм гаилә кыйммәтләре үрнәге

Бүген - Халыкара гаилә көне. Зәйдән Камалиевлар һәм Санниковларның дуслыгы һәм гаилә кыйммәтләре турында сөйлибез.

Һәр кеше өчен гаилә – тормышта иң мөһим һәм иң изге нәрсә. Нәкъ гаилә кыйммәтләрен без балаларыбызга җиткерергә һәм киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез. Гаилә һәм аның  кыйммәтләре турында уйлаганда мин Зәйдә яшәүче Камалиевлар һәм Санниковлар гаиләләрен искә төшерәм.

Кайчандыр 1994 елда әлеге ике гаиләне уртак “малосемейка” бәйләгән. Гаилә башлыклары  Сергей Санников һәм Айрат Камалиев бер фатирдагы бүлмәләрне Зәй эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре буларак алган. Шуннан бирле бу ике гаилә янәшәдә, бергә яши.

Беренче гаилә - татарлар. Ләйсән һәм Айрат Камалиевлар икесе дә Аксарныкы. Алар яшьли өйләнешкәннәр. Ләйсән Айратка 18 яшендә кияүгә чыккан. Ләйсән - тәрбияле, бик тәртипле кыз булган, сыйныф старостасы, институтта укыган. Айрат - автоинспекция хезмәткәре. Ир-ат һәрвакыт эштә булган. Айрат Камалиев - Зәй ЮХИДИенең иң намуслы һәм кешелекле хезмәткәрләренең берсе булган. Күптән түгел бер ханым минем социаль челтәрдә Айратның фотосын күреп, бу ир  элек ГАИда эшләгән иде, берсендә миңа юлда бик булышты ул, мин аңа шундый рәхмәтле, дип язды. Димәк, чыннан да, ярдәмчел булган Айрат, еллар үткәч тә, аның яхшылыгын кешеләр онытмагач....

- Айрат гел эштә иде, ул тәүлек буе кизү торды. Өйдә булмый да иде диярлек. Ул һәрвакыт җаваплы булды һәм эшен һәрвакыт намус белән башкарды. Эшкә тулысынча бирелгән кеше ул. Ә гаилә тормышы икең дә бергә булуны сорый.  Кунакка чакырсалар да, без бара алмыйбыз, чөнки Айрат гел эштә... Бу бик авыр иде, әмма без һәрвакыт уртак тел таба белдек. Айрат миңа хөрмәтле булды, шуңа күрә мин дә түзем булдым, - дип искә ала ул елларны Ләйсән.

Айрат Камалиев - ике дистә елдан артык гомерен полициядә хезмәт итеп, лаеклы ялга лейтенант званиесендә чыккан, әмма пенсиядә дә Айрат эшсез утырмый, үз эшен алып бара, йортын карый, ул тәрбияли, бакча үстерә. Тормыш иптәше Ләйсәннең – иң акыллы киңәшчесе дә ул.

Аларның күршеләре, рус гаиләсе - Татьяна һәм Сергей Санниковлар. Алар да зәйлеләр – Сергей Анатольевич Зәйдә туган һәм үскән, Татьяна Владимировна - Иске Тәкмәктән. Алар да яшьли кавышкан. Татьяна Сергейны армиядән тугры булып, көтеп алган. Алар гаилә корып, кызлары Екатерина һәм Натальяны тәрбияләп үстергәннәр. Сергей Анатольевич 30 елга якын гомерен Зәй эчке эшләр бүлеге сафларында хезмәт иткән. Дөрес һәм лаеклы хезмәт итеп,  подполковник званиесендә пенсиягә чыккан.

Ә менә Камалиевларның улы Раил “малосемейкада” туган. Өч баланы да бергә тәрбияләгән бу ике гаилә. Аларның бу уңайдан көлкеле, мәзәк хәлләре бик күп...

- Ике яшьлек Раил безгә кереп, Сергейны кочаклап, “папа”, дия иде. Ул аны Катя белән Наташа артыннан кабатлый иде. Үз әтисен ул бит татарча “әти” дип йөртә иде. Ә Сергейга “папа”, дия иде – дип елмаеп,  искә ала Татьяна Владимировна.

Татьяна Санникова белән “Алтынчәч” балалар бакчасында бергә эшләдек. Ул анда эшкә 2015 елда озак еллар Зәй үзәк дәваханәсендә эшләгәннән соң килде. Татьяна Владимировна - сизгер, игелекле, хезмәт сөючән ханым. Аның турында балалар бакчасы коллективында “алыштыргысыз” диләр. Аны балалар бик ярата, олылар хөрмәт итә.

Ләйсән белән Татьяна - көн саен үзләренең яраткан ирләрен полициягә (ул чакта милициягә) эшкә озатып, көтеп алган хатыннар. Ирләренең  кайнар ноктадан кайтуларын көтү газабын да узган алар. Ике гаилә башлыгы да Чечня кампаниясен узган хәрбиләр. Бу ике көчле, бәйсез, чибәр, тугры хатын-кызлар ирләрен сугыштан көтүнең нәрсә икәнен бик яхшы белә. Шөкер, ирләре икесе дә исән-сау әйләнеп кайткан. Санников һәм Камалиевларның ул елларда кичергән авыр мизгелләре турында ирләрнең сугышчан бүләкләре хәтерләтә бүген.

Бу ике гаилә төрле милләт һәм дин вәкилләре, әмма бу аларга күп еллар дәвамында янәшә тыныч һәм гадел яшәргә комачауламый. Алар дистәләгән еллар аралашып, ярдәмләшеп яшиләр. Алар бергәләп эшлиләр, ял итәләр. Балаларын лаеклы кешеләр итеп тәрбияләп үстергәннәр.

Безнең Камалиевлар гаиләсе белән күрше булуыбызга 15 елдан артык вакыт үткән инде. Ләйсән Юныс кызы - Зәйнең иң хөрмәтле педагогларының берсе, ул - 6нчы урта мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы, директор урынбасары. Алдынгы фикерләү һәм инновацион карашлы педагог ул, шул ук вакытта уңган хуҗабикә, һәм алыштыргысыз әни булып кала. Әнисе Вәсилә апаның – ныклы терәге ул. Ләйсәннең  ышанычы - улы Раил, Казан медицина университеты студенты һәм ире Айрат бар. Алар йортында һәрвакыт бәхет хөкем сөрә. Алар күпләп чәчәкләр,  яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр.

Татьяна һәм Сергей Санниковлар гаиләсендә дә - иминлек. Алар инде кызларының өч оныгын тәрбияләргә булышалар. Кызлары  Чаллыда яши, әмма Зәйгә еш кайтып йөриләр. Татьяна һәм Сергей йортында бала-чага тавышы, бәхет хөкем сөрә. Алар Мирный бистәсендә яшиләр, күрше-күлән белән биредә дә якын итешеп, дус-тату яшиләр.

Зәй - Россиянең күпмилләтле гаиләсенең бер өлеше генә ул. Биредә озак еллар инде рус һәм татарлар дустанә мөнәсәбәттә яши. Безнең гаилә дусларыбыз Санниковлар һәм Камалиевлар - дуслык һәм гаилә кыйммәтләренең иң якты һәм күркәм үрнәге.

#Зәйгә370ел

Фотолар Камалиевлар һәм Санниковларның гаилә архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: