Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Зәй энҗеләре

Туган көнең белән, Зәем!

Фирая Әхмәтова Иске Зәй бистәсендә яши. Район-шәһәрнең мәдәни тормышында актив катнаша. Югары Баграж мәдәният йорты каршында эшләүче "Шигъри мизгелләр" һәвәскәрләр берләшмәсе җитәкчесе. Аның иҗат җимешләре газетабызда да даими басыла. “Гадәттә шигъри юллар сагышланганда, күңел нечкәргәндә, уйларга бирелгән вакытта туа. Йөрәк түреннән чыккан энҗе бөртекләре алар”, - ди Фирая Мөбарәковна.

Туган көнең белән, Зәем!
Әле яшь син, Зәем, җиһан өчен
370 - бары бер мизгел.
Күзгә күренеп матурлана барасың син,
Синең өчен шатланадыр күңел.
Паркларың синең арта бара,
Су буйларың хозур ял урыны;
Синең хәтта үз “Титанигың” бар,
Тик батмас ул - без беләбез моны.
Чал тарихын саклап,
бүгенгесен барлап,
Яши синең горур, эшчән халкың.
Кызыл чиркәвен дә рәтләп
ачар әле,
Хаклап әби-бабаларның хакын.
Юлларын да,
Европадагы кебек итеп,
Ясар әле Зәем берзаман.
500 яшьне көтмәс, кечтик Мамадыштан
Калышмас ул һич тә - ышанам.
Туган көнең синең, котлыйм чын күңелдән,
Минем өчен йөзек кашы син!
Горур Зәем минем, казаныңда кайнап,
Синең белән бергә яшим мин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев