Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

11 майда Ульяна Ионовна Урамовага 80 яшь тулды. Без барлык балалары аны юбилее белән тәбрик итәбез!

14 мая 2020, 09:49

396

0

0

Әниебез әтиебез Василий белән Зәй шәһәрендә күркәм гомер итә. Алар тормыш авырлыкларына бирешмичә без- 6 баланы тәрбияләп үстереп олы тормыш юлына бастырдылар. Бер-берсе белән чөкердәшеп яшәүче кадерле кешеләребез  туган йортыбызның яме. Шагыйрьләр әйткәнчә, әти-әни исән булса, карлыгач оясыдай кечкенә өй дә зиннәтле сарайдан зиннәтлерәк тоела, безнең өчен дә нәкъ шулай. Менә без үзебез - әниләр, әтиләр, хәтта яннарыбызда оныкларыбыз да йөгереп йөри – шушы самими балалык хисләрен яңадан тоемлар өчен, без әти-әни  янына җыелабыз.
Әни, юбилеең белән котлап,  әти белән әле алга таба да безне сөендереп яшәвегезне телибез. Саулык, күңел тынычлыгы тышламасын.   
Рәхмәт сиңа, әнкәй, яшәгәнең өчен,
Рәхмәт сиңа, безне  яшәткәнең өчен.
Балам, диеп, күз нурларын  җәлләмичә,
Һәрвакытта назлап безгә баккан өчен.
Якты теләкләр белән барлык балалары, оныклары, оныкчыклары.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев