Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

15 майда Чыбыклы авылында яшәүче Гөлнара Галиулла кызы Биккинина 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

20 мая 2022, 08:15

707

0

1

15 майда Чыбыклы авылында яшәүче Гөлнара Галиулла кызы Биккинина 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны күркәм гомер бәйрәме белән хезмәттәшләре кайнар котлый.
Хөрмәтле Гөлнара Галиулловна! Сез озак еллар Чыбыклы авылы балалар бакчасында тырыш хезмәт куясыз. Нәниләребез дә, әти-әниләр дә сезне киң күңелле, һәрбер балага игътибарлы булганыгыз өчен хөрмәт итә, яраталар. 2005 елдан бирле тәрбияче булып эшләү дәверендә инде сез берничә буын балага башлангыч белем, тәрбия бирдегез, дөньяны танып белергә өйрәттегез. Без хезмәттәшләрегез арасында да абруегыз зур. Ярдәмчел, үз эш тәҗрибәгез белән уртаклашып эшли беләсез.
Алга таба да шушы асыл сыйфатларыгызны югалтмыйча, яшь буынны тәрбияләүдә армый-талмый эшләргә язсын. Сәламәт булыгыз, гаиләгездә һәрчак иминлек булсын!
Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык-куанычлар, ак бәхетләр
Юлдаш булсын гомер-гомергә.
Язлар гына бүләк итәдер ул
Бу дөньяга сездәй затларны.
Рәхмәтләргә кушып кабул итче
Йөрәктәге барлык назларны.
Ихтирам белән авыл балалар бакчалары тәрбиячеләре. 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев