Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

15 сентябрьдә Аксар авылында гомер итүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Әминә Мәгъсүм кызы Нәҗметдинова 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

15 сентября 2020, 08:00

606

0

0

Кадерлебез! Гомер юлыңны якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык. Сиңа булган рәхмәтләребез, күңелдәге теләкләребез иксез-чиксез. Гомерең намуслы хезмәттә үтте, иң башта төзүчелектә, аннан соң озак еллар сыер савучы булып эшләдең, хезмәтеңдә һәрчак алдынгы булдың.  Бүгенге көндә дә тормыш итпәшеңә ныклы таяныч,  балаларыңа олы терәк, киңәшче булып гомер итәсең, оныкларыңны сөеп туймыйсың.   Син булганга тормышыбыз бөтен, өебез ямьле, табыннарыбыз мул, түгәрәк безнең. Төп нигезебезне гөлбакчадай тотасың.
Киләчәктә дә сиңа тән сихәтлеге, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычлы көннәр телибез. Гомер юлың сикәлтәсез булсын. Кылган игелекле гамәлләрең үзеңә меңе белән әйләнеп кайтсын. Алга таба да  бергәләп, уртак куанычларга уралып, озын тигез гомер итәргә язсын иде. Әти-әни нигезе булу – зур шатлык ул. Юбилеең котлы, мөбарәк булсын, кадерлебез!

Шатлык һәм кайгыны уртаклашып
Тормыш юлын үттек җитәкләшеп.
Авыр чакларда һич калмадык шашып
Шатлансак, китмәдек чиктән ашып.
Кайгы-хәсрәт мәңге юл тапмасын
Безнең тату, бердәм ояга.
Пар канатлы булып тигез яшик
Бәхет-шатлык татып дөньяда.

Авырлыклар инде артта калды
Җиңеп бардык һәрбер киртәне.
Бәхет, шатлык һәм куаныч белән
Каршылыйк без һәрбер иртәне.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Салихҗан. Бу теләкләргә кызлар, кияүләр, килен, оныклар, оныкчыклар, кода-кодагыйлар да кушыла.  

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев