Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

18 майда Чыбыклы авылында гомер итүче Мөнирә Фәндис кызы Мөхәммәдиеваның 55 яшьлек юбилее.

20 мая 2022, 08:20

745

0

3

18 майда Чыбыклы авылында гомер итүче Мөнирә Фәндис кызы Мөхәммәдиеваның 55 яшьлек юбилее.

18 май көнне Азнакай районы Бүләк авылында туып үсеп, бугенге көндә Чыбыклы авылында гомер итүче Мөнирә Фәндис кызы Мөхәммәдиеваның 55 яшьлек юбилее.
Бүгенге көндә Чыбыклы төп белем бирү мәктәбендә хезмәт куючы хезмәттәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәбез!
Хөрмәтле, Мөнирә Фәндисовна! Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә армый-талмый эшләүче, һәрчак яңалыкка омтылучы педагог буларак, сезнең абруегыз зур. Без хезмәттәшләрегезгә дә һәрчак ярдәмгә әзер торасыз. Без сезне яратабыз, хөрмәт итәбез.
Алгы көннәрдә сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Мәктәп сукмакларын урый – урый,
Юбилей да җиткән, рәхим ит!
“Хатын – кызның яшен сорамыйлар”,
- Күңел һаман 18 дә бит!
Киләчәктә тагын бик күп еллар,
Бергә - бергә язсын эшләргә,
Насыйп булсын саулык, шатлык белән
Тормыш ямен тоеп яшәргә!
Хөрмәт белән Чыбыклы мәктәбе коллективы. 

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев