19 июльдә Иске Зәй бистәсендә яшәүче Нина Макаровна Мартемьянова 50 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте.
Хезмәт юлын шикәр заводында эшләү белән бәйләгән бу тырыш ханым йорт-хуҗалык эшләрендә дә җитез, уңганлыгы белән без туганнарын таң калдыра. Сарсаз Баграж авылы киленен бу авылда да күрше-күләнгә ихтирамлылыгы, булганлыгы өчен үз иттеләр. Гаилә учагын елдан-ел яктырак итеп саклавы белән дә хөрмәт казанды ул. Тормыш иптәше Николай белән алар ике кызлары – Вера белән Аннаны үстереп, тормышта үз юлларын табарга ярдәм иттеләр. Хәзер йортларының оныклар шат авазына күмелгән мизгелләрен бер-берсенә серле елмаеп, яратып күзәтәләр Нина белән Николай. Шулай булсын, аңлашып-санлашып озак еллар тату гомер итсен бу күркәм пар.
Ә кадерлебез Нинаны без юбилее уңаеннан барлык туганнар чын күңелдән кайнар котлыйбыз! Сөекле туганыбыз, сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкның иң олысын телибез. Гаилә тигезлеге, җан тынычлыгы, эшеңдә зур уңышлар, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле, ихтирамлы, игътибарлы булып, балаларыңның, якыннарыңның изгелеген күреп, мул тормышта яшәвеңне телибез.
Пар канатлы бәхет нуры юлдаш булсын
Мәхәббәтең мәңге сүнмәсен.
Кояш кебек балкып яшә
Күңел гөлең мәңге шиңмәсен.
Булсын ул илле, тулсын ул илле
Бәхет бизәсен якты күңелеңне.
Яшәү ялкыны сүнә белмәсен
Җырлап каршы ал тагын иллене!
Изге теләкләр белән барлык туганнары.
Нет комментариев