20 сентябрьдә Тәсәлия Миңнехан кызы Сәлимовага 80 яшь тулды.
Чыбыклы авылында гомер кичерүче кадерлебез, авыл халкының, күрше-күләннең хөрмәтен казанып, матур тормыш итә. Олы җанлы, сабыр холыклы, киң күңелле, безгә һәрвакыт төпле киңәшләрен биреп яшәүче, «балаларым» дип өзелеп торучы кадерле кешебезгә бәхетле көннәр, күңел тынычлыгы, авыруларга бирешми яшәвен телибез.
Әниебез!
Без балаларың дип өзелеп яшәвең өчен мең рәхмәт сиңа! Тормыш авырлыкларына бирешми, күпләргә үрнәк тормыш өлгесе күрсәтүче газиз кешебез син безнең. Син булганда туган нигезебез нур чәчеп тора, алга таба да шулай булсын, сәламәт бул, озын гомер бирсен Ходай сиңа!
Быел безнең әнинең дэ
Юбилее — сиксән яше.
Әниебез безнең өчен
Иң кадерле, изге кеше.
Тәрбияле, тыйнак, уңган.
Булганына шөкер итә.
Күпне өмет итми генә,
Сабыр гына тормыш көтә.
Куркытмаган әниемне
Авылдагы авыр хезмәт.
Күрше-тирә, авылдашлар.
Күрсәтәләр аңа хөрмәт.
Ә без сиңа озак еллар
«Әни» диеп сөеп дәшик.
Балаларың, оныкларың
Белән бергә гөрләп яшик.
Иң изге теләкләр белән балалары Фәннур-Сания, Флүсә, Әлфәрит-Гөлсинә, оныклары, оныкчыклары.
Нет комментариев