Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

20 сентябрьдә Зәй шәһәрендә яшәүче Анна Павловна Чернакова 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

20 сентября 2019, 08:00

886

0

0

Без аны барлык балалары, оныклары бергәләшеп туган көне белән кайнар котлыйбыз. Әниебез тумышы белән Чистай районыннан. Алар әтиебез Михаил белән парлы тормыш коргач, 1961 елда шанлы ГРЭС ка эшкә киләләр һәм гомерлеккә шушында төпләнеп калалар. Әни үзенең хезмәт юлын ГРЭСта машинист буларак үтте, әлеге предприятиенең мөхтәрәм хезмәт ветераны. Хәзерге вакытта ул ялгызы бер фатирда гомер итсә дә, балалары, танышларының даими игътибарында яши.
 Сөекле әниебез!
 Шатлыкларыбыз да, борчуларыбыз да уртак безнең. Һәрвакыт сабыр, мәрхәмәтле булып, барыбызны туплап, яратып яши белүең белән үрнәк син. Өлкән яшьтә булуыңа карамастан, «хәрәкәттә - бәрәкәт» дип яшисең, тик тормыйсың, көчеңнән килгән кадәр нәрсә дә булса эшләргә тырышасың, җирле матбугатны яратып укып, Зәйебез тормышыннан бездән дә ныграк хәбәрдар булып яшисең. Син тормышта күпне күргәнсең, әмма сынмагансың, сыгылмагансың, нык ихтыярлы булгансың. Син безнең өчен һәрвакыт якты өлге.
Чал чәчләрең бигрәк күркәм,
Күзләреңдә - горур сабырлык.
Ягымлы сүз, тыйнак акыл -
Барысы да үрнәк алырлык.
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Белдерәбез туган көнеңдә,
Үстердең син безне, Кеше итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.
Изге теләкләр белән кызлары Ираида, Людмила, Светлана, кияве Сергей, барлык оныклары һәм оныкчыклары.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев