Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

21 июльдә Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Владимир Кузьмич Мартемьяновка 85 яшь тула.

20 июля 2018, 09:13

778

0

0

Улы  Иван һәм килене Лидия тәрбиясендә гомер кичерүче әтиебез, авылыбызның хөрмәтле өлкән кешесе. Аның һәр эштә, һәр гамәлдә тәртип яратуы, башкаларга ихтирамлы булуы без балаларына да сеңгән.
Кадерле әтиебез! Сине юбилеең белән тәбрик итәбез! Алгы көннәрдә сәламәтлек ташламсын үзеңне, бергәләшеп озак еллар имин тормышта яшәргә язсын!
 Бүген синең юбилеең, әти!
Сиксән бишең  — Ходай бүләге.
Син салучы шушы йорт нигезен,
Безнең өчен тормыш терәге.
Син өйрәттең үз үрнәгең аша
Бу тормышта яшәү серләрен.
Күпме наз һәм сөю сыйдырган бит
Безне уйлап типкән йөрәгең.
Беркайчан да авыр сүз әйтмәдең,
Киңәшләрең булды үтемле.
Шуңадыр ул, яшибез без, әти,
Кызартмыйча синең битеңне.
Абынганда, җайлап аңлатасың,
Сабыр төбе алтын икәнен.
Син тамыры булсаң, без тармагы,
Җиргә берегеп үскән имәннең.
Рәхмәт әти, сиңа барсы өчен.
Тәрбияңә, биргән назыңа.
Күңел тынычлыгы юлдаш булсын
Картлыгыңның якты язында.
Изге теләкләр белән барлык балалары, килен-кияүләре, онык-оныкчыклары. 3

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев