Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

22 июльдә Сармашбаш авылында яшәүче Наилә Назыйм кызы Арсланованың күркәм юбилее.

20 июля 2018, 09:17

817

0

0

Әниебез озак еллар мәдәният өлкәсендә хезмәт куя. Һәрчак шаян сүзле, җор телле әниебезне барысы да хөрмәт итәләр. Әтиебез белән гаилә корып, иңгә-иң торып  бу тормышның куанычларын да, борчуларын да бергә кичереп яшәүләренә 30 елдан артык вакыт үткән. Шушы гомер эчендә алар ике балаларын үстереп, олы тормыш юлына  бастырырга өлгерделәр. Бүгенге көндә оныклар шатлыгын тоеп яшиләр.
Кадерле, сөекле әниебез, тормыш иптәшем! Сине 50 яшьлек алтын юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Борчуларга бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
 Сәламәтлек, озын гомер язсын,
Гел көләч һэм яшь бул хәзергечә!
Күңелең синең күтәренке булсын,
Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!
Тормышта гел ярдәм итеп тора
Зирәк киңәшләрен, җылы сүзең;
Иркәлисең, яратасың, юатасың,
Тынлыйсың да, анлыйсың да узең.
 Изге теләкләр белән тормыш иптәше Рәшит, улы Рамил, килене Ләйсән, кызы Рәмилә, кияве Сергей, оныклары Ләйлә, Кәрим һәм барлык туганнар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев