23 майда Сәвәләй авылында яшәүче Рябов Николай Николаевичның олы бәйрәме - 50 яшлек юбилее.
23 майда Сәвәләй авылында яшәүче кадерле әтиебез Рябов Николай Николаевичның олы бәйрәме - 50 яшлек юбилее.
Кадерле әтиебез, ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз!
Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын үзегезгә!
Тормышның иң ямьле чагы.
Илле яшь – ул әз әле!
Алда әле – күпме шатлык,
Күпме бәхет, наз әле.
Гомерләрнең бу мизгеле,
Туктап бер җырлап алу.
Үткәннәргә шөкер итеп,
Киләчәккә юл салу.
Иң изге теләкләр белән улың Артём,
киленең Ләйлә, кызың Диана, кияүең Илдар, оныкларың Адилә, Алиса, Денис, Ринас, Тимур.
Безнең теләкләргә әниебез Анна да кушыла.
Нет комментариев