Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

27 июльдә Югары Мәлем авылында яшәүче сөекле әнкәебез Мөслимә Салих кызы Ногманованың 75 яшьлек юбилее.

23 июля 2021, 08:17

250

0

0

Без аны гомер бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Әниебез озак еллар авылда хисапчы булып хезмәт куйды. Ул авылдашларыбызның тирән хөрмәтен яулаган киң күңелле кеше. Әти белән алар без өч баланы тәрбияләп, олы тормышка фатиха бирделәр, кызганыч, әтиебезнең арабыздан киткәненә дә инде утыз ел. Әниебез пар канатсыз калуны да сабыр гына күтәрә белде, тормыш арбасын берүзе җигелеп тартты. 
Әнкәебез, юбилей уңаеннан сиңа ихлас теләкләребезне җиткерәбез. Син безгә бу тормышта төрле мизгелләрне кичерүдә төп үрнәк. Барысы өчен дә зур рәхмәт сиңа кадерлебез!. Алгы көннәрдә сау-сәламәт булып, ихтирам-игътибарга төренеп, хөерле озын гомер насыйп булсын сиңа. Син туган йортыбызның нуры, әнә шул яктылыкның әле тагын бик күп еллар сүрелмәвен телибез. 
 Җирдә булган бөтен шатлыгыңны, 
Хисләреңнең иң-иң яктысын,
Йөрәк әрнүеңне, хыялыңны,  
Уйларыңның иң-иң татлысын –
Тик син безгә, безгә багышладың, 
Һәм бүген дә моны аклыйсың.
Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр, 
Күңелләрдә булган саф хисләр,
Озын гомер, шатлык, ак бәхетләр – 
Безнең сиңа әйтер теләкләр.
Иң изге теләкләр белән барлык балаларың, оныкларың  исеменнән кызың Тәнзилә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев