Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

27 майда Югары Шепкә авылында гомер итүче Гөлфия Нурулла кызы Бәдретдинованың туган көне.

24 мая 2019, 08:53

755

0

0

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез! Сине күркәм гомер бәйрәмең белән чын күңелдән тәбрик итәбез.
Сөеклебез, син безнең өчен туган нигезебезнең җылысы, якты нуры. Кулларыңның бер сыйпап узуы авырган чакларда дәва бирә, әзерләгән аш-суларыңнан көч-куәт арта, бер елмаюлы карашыңнан күңел сөенеч-шатлыкка тула. Рәхмәт сиңа кадерлебез, бу дөньяда барыбызны да  барлап, кайгыртып, ярдәм итеп яшәвең өчен. Алгы көннәрдә Ходай үзе сине мәрхәмәтеннән ташламасын, саулыкта, иминлектә, пар канатта яшәргә язсын! Оныклар куанычы канатландырсын үзеңне, йортыбызның кояшы булып озын-озак яшәсәң иде.
Телибез сиңа сәламәтлек,
Ак бәхетләр күп итеп,
Шатлык-сөенечләр килсен,
Уңышлар торсын көтеп!
Ә без: мин дә, балалар да,
Яратабыз үзеңне.
Туган көнең котлы булсын!
Дип тәмамлыйм сүземне.
Изге теләкләр белән ирең Гыйльмехан, кызларың Гөлнара, Гүзәл, оныкларың Азалия, Камил, Аделина.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев