Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Аксар авылында гомер итүче кадерле әниебез, яраткан әбиебез, тормыш иптәшем Зәмия Әнвәр кызы Мөхәммәдиева 28 февральдә 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

04 марта 2022, 08:45

1054

0

0

Аксар авылында гомер итүче кадерле әниебез, яраткан  әбиебез, тормыш иптәшем Зәмия Әнвәр кызы Мөхәммәдиева 28 февральдә  70 яшьлек  юбилеен билгеләп үтте.

Әниебез! Ихлас күңелебездән сине матур бәйрәмең – олы юбилеең  белән тәбрик итәбез. Туачак таңнарың, киләчәк көннәрең кояш кебек якты, нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Әтиебез белән пар канат булып, бәхет-шатлыкка күмелеп, кадер-хөрмәткә төренеп, өебезнең түрендә иң газиз кешеләребез булып озак еллар яшәргә язсын. 
Әни, диеп әйтер кешең булу -
Нинди бәхет бит дөньяда.
Шатлыкларың булса - уртак була,
Кайгыларың булса - югала.
Уйлама әле, картаям, диеп,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.
Күңелеңдә шатлык ташып торсын,
Сагышларга урын калмасын.
Алда туар көннәр якты булсын,
Ходай кайгылардан сакласын.
Котлы булсын юбилеең, әни,
Гомерең үтсен шатлыкта.
Кайгы күрмә, чирне белмә,
Һич бирешмә картлыкка.
Сине яратып әтиебез, улын, кызларың,
кияүләрең, киленең һәм 6 оныгың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев