Аксар авылында гомер итүче кадерле әтиебез Юрий Исмәгыйль улы Гыйльмановка 5 декабрьдә 55 яшь тула.

Кадерле әтиебез, яраткан бабабыз, тормыш иптәшем, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең - юбилеең белән котлыйбыз. Олы бәйрәмең мөбарәк булсын, Ходай сине исәнлек-саулыктан аермасын, туган өебезнең бусагасыннан беркайчан да бәхетсезлек атламасын. Безгә биргән яхшы тәрбияң, хәер-фатихаң, төпле киңәшләрең өчен мең-мең рәхмәт сиңа әтиебез. Җир йөзендәге иң-иң изге теләкләрне генә - сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез озын гомерләр телибез. Әниебез белән без - балаларыгызны, кеше итеп, олы тормышка бастырдыгыз. Без барыбыз да синнән үрнәк алып яшибез. Әле күп еллар бәхетле әти, яраткан бабай булып, әниебез белән йортыбызның нуры, тормышыбыз терәге, таянычыбыз булып озак еллар бергә-бергә яшәргә язсын иде.
Авырлыклар төшсә иңнәреңә,
Баштан сыйпап куйса кулларың.
Томандай таралып югала,
Күңелдәге авыр уйларым.
Йөрәгеңдә булган бар назыңны
Кызганмадың син безнең өчен.
Кеше итим дип син тырыштың,
Җыеп булган барлык көчең.
Авырлыклар без күп күрмәдек,
Син булганда, газиз әтием.
Күптән инде үсеп җитсәк тә,
Без бит һәрчак синең нәниең.
Әйткән сүзең, биргән киңәшләрең -
Тормышыбызда олы бер терәк.
Бәхетебез тулы булсын өчен җирдә,
Әтиебез, синең булуың кирәк.
Әниебез белән тигез яшәгез сез,
Ничек матур парлап йөргәндә.
Шулай бергә каршы алыгыз сез
Без сагынып кайтып кергәндә.
Иң изге теләкләр белән балаларың Ленар-Чулпан, Юлия-Рушан, Ильдар, оныкларың Азамат, Айбулат, Нурзат, Разаэль, кода-кодагыйлар. Бу теләкләргә әниебез Нәфисә дә кушыла.
Нет комментариев