Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Аксар авылында гомер итүче Ризатдин Сәлахетдин улы Салаватовка 29 декабрьдә 85 яшь тула.

29 декабря 2021, 08:00

368

0

0

Аксар авылында гомер итүче Ризатдин Сәлахетдин улы Салаватовка 29 декабрьдә 85 яшь тула.

Аксар авылында гомер итүче сөекле әтиебез Ризатдин Сәлахетдин улы Салаватовка 29 декабрьдә 85 яшь тула.
Кадерле әтиебез, бабабыз, тормыш иптәшем, сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең - юбилеең белән котлыйбыз. Син безнең өчен гомеребез буена ныклы терәк. Дүрт балаңны игътибарың белән урап, күңел яктылыгың биреп, тормышыбызны мул һәм тулы итәргә тырышып яшәдең һәм яшисең. Әниебез өчен ышанычлы тормыш юлдашы, балаларың өчен кадерле әти, оныкларың өчен яраткан бабалары син. Гомер буе эштән аерылмадың, намуслы хезмәт юлы үттең. Күп еллар колхозда алдынгы механизатор булдың, тырыш игенче хезмәтен башкардың. Уңганлыгың, булганлыгың белән ихтирам яуладың. Елларга баш бирмисең, һаман да шундый ук тынгысыз, тырыш син. Без шундый әтиебез булу белән чиксез горурланабыз. Сиңа бәхетле озын гомер, сәламәтлек, гаилә шатлыгы, күңел тынычлыгы, балалар, оныклар куанычы телибез. Киң күңелең мәңге картаюны белмәсен, туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең аяз булсын. Бәхетле әти, яраткан бабай булып, безгә төпле киңәшләреңне биреп, әниебез белән тигезлектә, тагын озак еллар бергә яшәргә язсын. Рәхмәт сиңа, газиз әтиебез, барысы өчен дә.
Сиңа булган теләк-рәхмәтләрне
Бездән, әти, кабул ит әле.
Озак еллар безне сөендереп,
Гомер йомгагыңны сүт әле.
Изге теләк, җылы сүздән башка
Табалмыйбыз олы бүләкне.
Безнең өчен бик тә кадерле син,
Бик тә якын, бик тә кирәкле.
Иң изге теләкләр белән кызларың-кияүләрең, оныкларың,оныкчыкларың.
Әлеге теләкләргә әниебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев