Аксар авылында гомер кичерүче Әлфия Галәлетдин кызы Салаватовага 5 августта 85 яшь тула.
Аксар авылында гомер кичерүче кадерле әнкәебез, сөекле әбиебез Әлфия Галәлетдин кызы Салаватовага 5 августта 85 яшь тула.
Әниебез Югары Шепкә авылында туып-үсеп, Аксар авылына килен булып төшә. Әтиебез Ризатдин белән безне - 4 кыз баланы тәрбияләп олы тормышка озаталар. Кулга-кул тотынышып, колхозда тырышып эшләп, гомер кичерәләр. Әниебез алдынгы терлекче, әтиебез тырыш, алыштыргысыз механизатор хезмәтен башкара. Эштән тәм, тормыштан ямь табып, матур гаилә булып яши белә алар. Бүгенге көндә дә тигезлектә, балаларын, онык-оныкчыкларын куандырып, алар өчен сөенеп, гомер көзләрен кичерәләр.
Кадерле әнкәебез! Тынгысыз җанлы, сабыр һәм кешелекле, ярдәмчел һәм кунакчыл, бала җанлы һәм эчкерсез булуың, безнең шатлык-борчуларны йөрәгең аша үткәреп, киңәш - табыш, ярдәм итеп торуың өчен мең-мең рәхмәт, әни. Сине чын күңелебездән туган көнең - юбилеен белән котлыйбыз. Һәр туар таңың шатлык белән атсын, Ходай саулык – сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын сиңа, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе беркайчан да ташламасын, әти белән тигезлектә, балалар һәм онык-оныкчыклар бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.
Әле һаман без дип яшисең син,
Күптән инде зурлар булсак та.
Аз булыр күк, Әнкәй, синең өчен
Нинди изгелекләр кылсак та.
Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Сызламасын аяк-кулларың.
Чирне белмә, кайгы-хәсрәт күрмә,
Япь-яшь булып калсын күңелең.
Яшәү шатлыгы син безнең өчен,
Яхшылыгың белән үрнәк син.
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.
Алгы көннәрдә дә бәхетебез
Булсын иде тулы, түгәрәк.
Синнән җылы алып һаман шулай
Гомер кичсәк иде бергәләп.
Ин изге теләкләр белән кызларың-кияүләрең, барлык онык-оныкчыкларың.
Бу теләкләргә Әтиебез дә кушыла.
Нет комментариев