Аксар авылында гомер кичерүче Рәйсә Биктимер кызы Миннекәевага 12 июньдә 84 яшь тулды

Кадерле әнкәебез, әбиебез, сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Өебезнең нуры, күңелләребезнең яктылыгы, тормышыбызның яме син. Әтиебез белән без – җиде балагызны тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына озаттыгыз. Әле дә без дип җан атып яшисең син. Тынгысыз җанлы, сабыр һәм кешелекле, бала җанлы һәм эчкерсез булуың, безнең шатлык-борчуларны йөрәгең аша үткәреп, киңәш-табыш, ярдәм итеп торуың өчен мең-мең рәхмәт сиңа. Һәр туар таңың шатлык белән атсын, Ходай Тәгалә сине саулык-сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле тормышта әле тагын бик күп еллар туган нигезебезнең җылысын сүндермичә яшәвеңне телибез, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын сиңа. Балалар һәм онык-оныкчыклар бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.
Яшәү шатлыгы син безнең өчен,
Яхшылыгың белән үрнәк син.
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син!
Дөнья тыныч, еллар имин булсын,
Тормышыңда булсын бәрәкәт.
Олы җаның, изге күңелең өчен
Барыбыздан сиңа зур рәхмәт!
Иң изге теләкләр барлык балаларың,
онык-оныкчыкларың исеменнән
кызың Розалия, киявең Марат.
Нет комментариев