Аксар авылында туып үсеп, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Вәсилә Сәүбән кызы Зиннәтованы чын күңелдән олы юбилее белән котлыйбыз.

Үзебез әни булгач, ана кешенең нинди газиз, кадерле булуын аңладык. Чынлап та, әни өчен бала гомернең һәр мизгелен сөенеч, шатлык белән тутыручы икән. Бу көннәрдә иң якын, иң хөрмәтле кешебезнең туган көне. Аксар авылында туып үсеп, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Вәсилә Сәүбән кызы Зиннәтованы чын күңелдән олы юбилее белән котлыйбыз.
Син, кадерлебез, безнең өчен бердәнбер иң кадерле, олы зат. Син - әтиебез белән безне үстергән, аякка бастырган, борчылган, күпме куанычлар, бәхетләр кичергән кеше. Син - һәркөнне күңел җылылыгы бирүче, киләчәккә өмет, ныклылык, таяныч булучы үрнәк зат. Син - бар туганнарны, балаларны, кияү-оныкларны бер түгәрәк өстәл янына туплаучы. Син - гомер уртасына якынлашучы гап-гади хатын-кыз. Кадерлебез, сине шушы бәйрәмең белән ихластан тәбриклибез. Теләкләрнең бары изгесен, бары яктысын чын күңелдән сиңа юллыйбыз.
Кадерле әниебез!
Күпме булса җирдә изге теләк -
Без телибез сиңа барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туган көннең һәрбер таңында.
Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сиңа
Сәламәтлек, бары шатлыклар!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың.
Нет комментариев