Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Аксар авылында туып үсеп, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче Нәҗибә Әхмәди кызы Илдарханованың гомер бәйрәме – 90 яшьлек юбилее.

03 июня 2022, 08:22

781

0

0

Аксар авылында туып үсеп, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче Нәҗибә Әхмәди кызы Илдарханованың гомер бәйрәме – 90 яшьлек юбилее.

Аксар авылында туып үсеп, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Нәҗибә Әхмәди кызы Илдарханованы гомер бәйрәме – 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Син без - балаларың, якыннарың өчен гомер буе җан атып яшисең. Күпне күргән, күпне кичергән мәрхәмәтле күңелеңнән бүген дә изгелек, миһербанлылык, нур бөркелеп тора. Сабыр, киң күңелле, мәрхәмәтле, бик тә ярдәмчел син. Синең тынгысыз йөрәгеңә барыбызның да шатлык-сөенечләре, борчу-мәшәкатьләре сыйган. Ходай Тәгалә сине саулыктан аермасын, сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, бәхетле озын гомер телибез. Туар таңнар сиңа сөенечләр генә алып килсен, кайгы-хәсрәт бусагабыздан атлап кермәсен. Йортыбыз һәрвакыт гөрләп, бүгенгедәй үзенә тартып торсын.
Сиңа булган теләк-рәхмәтләрне
Бездән, әни, кабул ит әле.
Озак еллар безне сөендереп,
Гомер йомгагыңны сүт әле.
Изге теләк, җылы сүздән башка
Таба алмыйбыз олы бүләкне.
Безнең өчен бик тә кадерле син,
Бик тә якын, бик тә кирәкле.
Иң изге теләкләр белән балаларың Рамилә,
Илшат, Рәмзия, Разилә, кияү-киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев