Аксар авылында туып үсеп, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче Рим Вагыйз улы Мингалинның – туган көне!
Кадерле әтиебез, тормыш иптәшем, бабабыз –безнең иң якын кешебез! Әти булган өйнең нигезе нык, табыны да һәрчак түгәрәк аның. Без синең һәрвакыт көр күңелле, сәламәт һәм бәхетле булуыңны телибез. Аллаһы Тәгалә исәнлек-саулык, озын гомер бирсен сиңа. Җан тынычлыгы белән, якыннарың янында озак еллар гомер итәргә насыйп булсын. Алдагы көннәрдә синең нәсел дәвамчыларың булган һәрберебезнең, бигрәк тә яраткан оныгыңның уңышларына сөенеп, рухланып яшәргә язсын. Бәхетең түгәрәк, саулыгың ныклы, гомер юлың бәрәкәтле булсын иде. Әле тагын күп еллар, безне сөендереп, шатланып, рәхәтлектә, муллыкта яшәвеңне телибез.
Бүгенгедәй гел елмаеп яшә,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Тормышыңда бәхет юлдаш булсын,
Авырлыклар һич тә килмәсен!
Яшьнәп яшәү сиңа көч өстәсен,
Гел йолдыздай балкы нур чәчеп.
Син булганда көчле, канатлы без,
Синдәй кешебез булу - зур бәхет.
Иң изге теләкләр белән балаларың, оныгың.
Бу теләкләргә әниебез, барлык туганнарың, дусларың да кушыла.
Нет комментариев