Аксар авылында туып үскән һәм хәзерге көндә дә шунда гомер итүче абыебыз, энебез Рафаил Касыйм улы Кәрамовның 8 сентябрьдә юбилее - аңа 60 яшь тула.
Кадерле кешебез! Сине чын йөрәктән олы юбилеең белән тәбрик итәбез. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурын, шатлык-куанычның иң олысын телибез. Якты ал таңнар, кояшлы зәңгәр күкләр күңелеңә яшәү дәрте өстәсен. Балаларың һәм оныкларыңның хәерле куанычын күреп, Әнүзә апа белән тигезлектә, саулыкта, муллыкта яшәргә язсын. Тормыш авырлыклары сине беркайчан да сындырмады. Син һәрвакытта гади, ярдәмчел, кешелекле, шул ук вакытта горур булып кала белдең. Барчабызга үрнәк, таяныч булуың белән аерылып торасың.
Мәрхәмәтле, олы йөрәкле син,
Шәфкатьле син һәрчак һәммәбезгә.
Сабырлыгың, көчле рухың белән
Үрнәк тә син, терәк тә син безгә!
Гади, сабыр, олы җанлы да син,
Кылганнарың бары изгелек.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Кызганма син үткән елларыңңы,
Яшәү үзе җирдә зур бәхет.
Юбилеең белән котлап сине,
Сәламәт бул, дибез һәрвакыт!
Иң изге теләкләр белән барлык туганнарың исеменнән сеңлең Мәүлүзә.
Нет комментариев