Котлаулар
Аксар авылында яшәүче дустым, армия хезмәтен бергә үтәгән хезмәттәшем Илшат Илһам улы АБЗАЛОВНЫҢ бу көннәрдә 55 яшьлек юбилее.
Кадерле дустым Илшат, сине чын күңелдән матур бәйрәмең белән котлыйм. Без синең белән илебез горурлыгы булган чик сакчылары гаскәрләрендә армия мәктәбен бергә үттек, солдат “шулпасын” бергә эчтек, авырлыкларны бергә җиңдек. Син үзеңне ышанычлы дус итеп таныттың. Син зирәк акылың белән тормыш дулкыннарын айкап, җиренә җиткереп яшисең. Кайгыларны да, шатлыкларны да бүлешүче синең кебек дустым булу - минем өчен олы бәхет. Изге күңелең картаймасын, бәхет-шатлык, куанычлар килеп торсын, тормыш иптәшең Зөлфирә белән пар күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәгез. Күңелең һәрчак тыныч, эшләрең уң булсын. Һәр туар таңга куанып, балалар, оныкларыңның игелеген күреп, аларга куанып, тигезлектә озын-озак яшәргә насыйп булсын.
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Бүгенгедәй матур, көләч булып,
Нык-нык басып җирдә яшә син.
Озак еллар сау-сәламәт булып,
Яшен булып күкрәп яшьнә син!
Иң изге теләкләр белән дустың Әдип. Минем теләкләргә гаиләм дә кушыла.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев