Аксар авылында яшәүче Фирдәвес Мирза кызы Шакирҗановага 10 гыйнварда 80 яшь тулды.
Кадерле әниебез, әбиебез, сине чын күңелебездән олы юбилеең – гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Янәшәбездә, балаларым, газизләрем, дип өзелеп торучы синдәй олы җанлы кешебез булу белән чиксез бәхетле без. Тыныч холкың, сабыр, тырыш булуың белән барыбызга да үрнәк син. Гомерең буе авыр тармакта – авыл хуҗалыгында хезмәт куйдың. Хәер-фатихаңнан аермый, безне кайгыртып, киңәш-табышыңнан ташламый, сокланырлык итеп гомер итәсең. Тормышыбызның маягы, безгә яшәеш чыганагы син. Ходай Тәгалә сине саулыктан аермасын, безне назлап үстергән кулларың беркайчан да сызламасын. Сагынып, ашкынып туган нигезгә кайту безнең өчен зур куаныч, әниебез! Якты өебезнең утлары сүнмәсен, Аллаһ Тәгалә биргән гомерне без - балаларыңның йөрәк җылысын тоеп, саулык-сәламәтлек белән, озак еллар яшәргә язсын, кадерлебез.
Син бит, әни, изге фәрештәдәй,
Борчулардан безне саклыйсың.
Бүлешәсең һәрчак безнең белән
Күңел түреңдәге аклыгың.
Без бәхетле, әни, син булганга,
Балам, диеп өзелеп торганга.
Рәхмәт әйтеп, баш иябез,
80 яшең тулганда.
Иң изге теләкләр белән балаларың, килен-кияүләрең, 11 оныгың, 10 оныкчыгың исеменнән кызларың Айсылу, Айгөл. 4
Нет комментариев