Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Аксар авылында яшәүче Гөлнур Тәкыйулла кызы Әхмәтҗановага 2 гыйнварда 70 яшь тула.

02 января 2022, 08:00

463

0

3

Аксар авылында яшәүче Гөлнур Тәкыйулла кызы Әхмәтҗановага 2 гыйнварда 70 яшь тула.

Аксар авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебыз, кодагыебыз Гөлнур Тәкыйулла кызы Әхмәтҗановага 2 гыйнварда 70 яшь тула.
Гаиләбезнең якты кояшы, тормыш юлларында пар канатым булып гомер юлдашымны, дөньядагы барлык назны үз күңеленә сыйдырган газиз әниебезне һәм әбиебезне гомер бәйрәме белән котлыйбыз! Табигатьнең сынаулар вакытында, гыйнвар салкыннарында туган булсаң да, кайнар йөрәгеңнең җан җылысы белән безне җылытып яшисең. Киң куңелле, хезмәт сөючән, ягымлы, олы җанлы, ярдәмчел булуың белән безгә һәрвакыт үрнәк булдың. Әти өчен син булдыклы хатын-кыз, безнен өчен кайгыртучан назлы әни һәм әби, барлык туганнарың өчен ихтирамлы киңәшче. Мәрхәмәтле җаның, эчке дөньяңның матурлыгы белән сокландырып яшисең.
Әни! Син безгә гомер бирдең, үстердең, һәрберебезгә әти белән югары белем биреп, олы тормыш юлына бастырдыгыз. Без рәхмәт әйтеп баш иябез. Сау-сәламәт булып, әтиебез белән пар канатлы булып тигезлектә, имин тормышта, озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәктә дә гаиләбезнең учагын сунмәс кояшыбыз булып кал!
Син безне дөньяга тудырдың,
Без синең жаныңнан өзелгэн.
Үскәндә назланып кулыбыз
Кочкандыр кадерләп тезеңнән.
Сөенгән чагында кояштай
Балкыйсың дөньяга нур сибеп.
Борчылган чагында күңелең
Сызлана кыллары өзелеп.
Син, әни, яшисең без диеп,
Узеңне уйлаган чак бармы?!
Соңламыйк үбәргә иелеп
Җыерчык бизәгән кулларны.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Гафият, улың Нияз, киленең Гөлнара, кызың Гөлназ, оныкларың Энҗе, Алмаз, Резедә, оныкчыкларың Зилә белән Ләйлә. Безнең теләкләребезгә кодагыең Миңнебикә дә кушыла.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев