Аксар авылында яшәүче Илгизә Зәки кызы Шәйхиеваның 1 ноябрьдә 80 яшьлек олы юбилее.
Кадерле әниебез, сине юбилеең белән чын күңелдән котлап, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкның иң олысын телибез. Рәхмәт, әнкәй, сиңа 5 балаңа гомер биргәнең өчен, тормыш юлыбызда безгә зур таяныч була алганың өчен; кияү-киленнәреңне үз балаңдай якын күреп кабул иткәнең өчен; вакытыңны, көчеңне кызганмыйча, бар күңел жылыңны биреп, безнең балаларны - оныкларыңны җәйләр буе тәрбияләгәнең өчен. Безгә кылган шушы яхшылыкларың әҗер саваплары булып, үзеңә кайтсын, Ходай сине рәхмәтеннән ташламасын, авыртуларсыз, артык борчуларсыз, 5 балаңның, килен-кияүләреңнең, 12 оныгыңның, 5 оныкчыгыңның күңел җылысын, игътибарын, ихтирамын тоеп яшәргә язсын! Яшең олыгайса да, күңелең hаман яшь әле синең. Каядыр барасың, нәрсәдер аласың, кемнедер чакырасың килеп тора. Шушы күңел халәтең бетмәсен, дәрт-дәрманың сүнмәсен-сүрелмәсен! Өебез hәрвакыттагыча ямьле, ризыклы булсын, әти белән тигезлектән аермасын! Туар таңнарың бары тик яхшы хәбәрләрдән генә башланып, хәерле гомерләр көтсен сине, кадерле кешебез!
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердең син безне кеше итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.
Алгы көннәрдә дә бәхетебез
Булсын иде тулы, түгәрәк.
Синнән җылы алып, hаман шулай
Гомер кичсәк иде бергәләп.
Иң изге теләкләр белән сине яратып, улларың-киленнәрең, кызларың-кияүләрең,онык-оныкчыкларың. Безнең теләкләргә әтиебез дә кушыла.
Нет комментариев