Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Аксар авылында яшәүче кадерле кешебез - Раиф Мирзасалих улы Шәйхиевка 15 августта 85 яшь тула. Без аны ихлас күңелдән гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез.

14 августа 2020, 08:50

568

0

0

Кадерле әтиебез, бабабыз! Тормышыңны изге гамәлләр белән бизәп яшәүче, ихлас күңелле, кешелекле, ярдәмчел, ихтирамга лаек кеше син. Күңелеңнән яктылык, аклык-пакьлек, миһербанлык бөркелә. Синең тормыш юлың мактаулы хезмәт еллары белән үрелгән. Гомер буе авыр хезмәттә, көнне-төнгә ялгап, армый-талмый эшләдең. Хезмәтеңә гаять җаваплы карагангадыр, көчеңне дә, вакытыңны да кызганмадың. Эшеңдә макталдың, авылдашларыңның ихтирамын яуладың. 85 яшеңне тутыруга карамастан, бүген дә тынгы белмисең: урман-болыннарны иңлисең, чиләгең тутырып җиләген җыясың, себеркесен бәйлисең, каралты-кура тутырып кош-корт асрыйсың, бар эштән дә тәм, рәхәтлек табасың. Әниебез белән тырыш хезмәт нәтиҗәсендә төзелгән мул тормышта барыбызга да югары белем биреп, олы тормыш юлына озатуыгыз, безне дә хезмәтне яратырга өйрәтүегез өчен мең рәхмәт сезгә!
Гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлап, һәр көнеңнең бәхеттә, шатлыкта, исәнлектә, саулыкта үтүен телибез. Туган йортыбызда һәрвакыт җылылык һәм бәрәкәт хакимлек итсен, без - балаларыгызны, оныкларыгызны сөендереп, әнкәй белән бергәләшеп, бер-берегезгә терәк-таяныч булып озын гомер кичерергә язсын! Рәхмәт сиңа, әти,  ихлас күңелең, балкып торган йөзең, кирәкле киңәшләрең өчен. Киләчәктә дә күңел көрлеге, җан тынычлыгы, бәхет-сәгадәт, кайгы-хәсрәтсез гомер насыйп булсын!
Син бәхетле булсаң, без бәхетле,
Без бәхетле булсак,  син тыныч.
Гомереңнең һәрбер көне бәйрәм,
Һәр минуты булсын  куаныч.
Син бит безнең өчен көчле  терәк,
Синнән үрнәк алып яшибез.
Озак яшә, картаюны белмә,
Иң кадерле, газиз кешебез.
Иң изге теләкләр белән улларың-киленнәрең, кызларың-кияүләрең, онык-оныкчыкларың. Бу теләкләргә әниебез Илгизә дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев