Аксар авылында яшәүче кадерле әниебез Лилия Мөнәвир кызы Динмөхәммәтованы җир йөзендәге иң гүзәл бәйрәм – Әниләр көне белән тәбрик итәбез.
Әниебез, безнең өчен син – дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле кеше. Көннәрең шатлык белән үтсен. Гомер юлың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә тигезлектә матур гомер кичерегез. Безнең туган йортыбызның яме бит син. Озак яшә, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын! Биргән фатихаларың фәрештәләр булып безгә ирешсеннәр.
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
Сине яратып улларың Ленар, Шамил.
Нет комментариев