Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Аксар авылында яшәүче кадерле әниебез Рәмзия Вильдан кызы Гыйззәтуллинага 2 ноябрьдә 75 яшь тулды.

02 ноября 2018, 09:52

845

0

0

Әнкәебез - күп еллар авылда укучыларга белем һәм тәрбия биреп, абруй казанган педагог. Аның укучылары төрле тармакларда хезмәт куя, алар белән аның әле дә элемтәсе ныклы. Бәйрәм-юбилейларда ул алардан күпсанлы котлаулар кабул итә.  Аяклы энциклопедия ул, укучылары бүгенге көндә  дә киңәш-табышка килә. Әниебез әле дә  актив тормыш алып бара:  авыл ветераннар советын  җитәкли, район ветераннар советы һәм территориаль җирле үзидарә әгъзасы да ул, Аксарның мәдәни тормышында да катнаша.  Гаиләдә дә яраткан тормыш иптәше, әни, әби ул. Әтиебез белән өч кызны үстереп, югары белем биреп, олы тормыш юлына озаттылар. Әниебез  - туган йортыбызның яме,  безгә терәк, киңәшче.
Кадерлебез, сине ихластан юбилеең белән котлап,  ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, бәхет-сәгадәт, иминлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Һәр көнгә, без - балаларың, оныкларыңа куанып, туганнарның җан җылысын, безнең игелекләребезне тоеп яшәргә насыйп булсын.
Синең тормыш юлы - матур тарих,
Күпләр өчен үрнәк булырлык.
Рәхмәт, дибез, сиңа чын йөрәктән,
Синең гомер – безнең горурлык.
Рәхмәт сиңа, әнкәй, яшәгәнең өчен,
Рәхмәт сиңа, безне яшәткәнең өчен.
Балам, диеп, күз нурларын жәлләмичә,
Кайткан саен назлап, сөеп йоклатканың өчен.
Изге теләкләр белән Зөлфия–Хәлил, Клара–Марс, Ландыш. Бу теләкләргә оныкларың да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев