Аксар авылында яшәүче Хамис Харис улы Кәрамовка 24 ноябрьдә 55 яшь тула.
Хамис, сине ихлас күңелдән матур бәйрәмең - туган көнең, юбилеең белән котлап, сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, гаилә иминлеге, бәхет-шатлыклар телибез. Кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай көчле рухлы, ярдәмчел, изге күңелле булып, тормыш иптәшең Рамилә белән озын-озак гомер кичерергә язсын. Синең йөзеңдәге шатлык нурлары беркайчан да сүнмәсен, йортыгыз ямьле, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, гомер юлың сикәлтәсез һәм куанычлы булсын.
Туган көнең - юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Бәхет, шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
Иң изге теләкләр белән барлык туганнар исеменнән Нурсинә апаң.
Нет комментариев