Аксар авылында яшәүче Мансур Идрис улы Гатинның 11 августта гомер бәйрәме - юбилее.
Киң күңелле, олы җанлы, гомер буе авылны үз иткән, кайда гына эшләсә дә эшен җиренә җиткереп башкарып, хезмәттән тәм табып, балаларына, оныкларына күңел җылысын биреп яшәүче әтиебезне шушы күркәм бәйрәме белән котлыйбыз. Әти! Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Әти, син балаларыбызга да ягымлы дәү әти. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгыз, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып, озын-озак гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа!
Тырыш синең оста кулларың,
Матур эзле үткән юлларың.
Барча туганнарга, якыннарга
Һәрчак изге булды уйларың.
Рәхмәтеннән Ходай ташламасын,
Кунагы бул якты дөньяның.
Озак яшә утын сүндермичә,
Балаларың үскән ояның.
Алтмыш яшь ул - ирләр өчен бары
Картлык чорының якты язлары.
Әле алда шаулап торган гомер,
Оныкларның күңел назлары.
Рәхмәт, әти, сиңа барсы өчен -
Тәрбияңә, биргән назыңа.
Күңел тынычлыгы юлдаш булсын
Картлыгыңның якты язында.
Дөнья тыныч, еллар имин булсын,
Тормышыңда булсын бәрәкәт.
Олы җаның, изге күңелең өчен
Барыбыздан сиңа зур рәхмәт.
Иң изге теләкләр белән балаларың Ландыш-Алмаз, Динар-Айгөл, оныкларың Әминә, Мәликә, Ислам. Безнең теләкләргә
әниебез дә кушыла.
Нет комментариев