Аксар авылында яшәүче Миннәкыйф Рәхмәтулла улы Яһүдинга 25 апрельдә 80 яшь тулды.
Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз, сине чын күңелдән олы юбилеең - гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Син безнең олы куанычыбыз. Сез әниебез белән безне – өч балагызны үстереп, олы тормышка аяк бастырдыгыз, акыллы киңәшләрегезне бирдегез һәм хәзер дә әле зур терәгебез, киңәшчебез булып яшисез. Барысы-барысы өчен дә зур рәхмәт әйтәбез. Ходай сине саулыктан аермасын. Туар таңнар бары шатлыклар гына алып килсен, хәерле гомерләр көтсен сине. Әниебез белән бергә бәрәкәтле матур тормышта, балаларыгыз һәм оныкларыгызга куанып, бер-берегезгә терәк булып, тагын күп еллар безне сөендереп яшәгез. Сиңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып, озак яшәргә насыйп булсын.
Сиңа булган теләк-рәхмәтләрне
Бездән, әти, кабул ит әле.
Озак еллар безне сөендереп,
Гомер йомгагыңны сүт әле.
Изге теләк, җылы сүздән башка
Таба алмыйбыз олы бүләкне.
Безнең өчен бик тә кадерле син,
Бик тә якын, бик тә кирәкле.
Иң изге теләкләр белән улларың-киленнәрең, кызың-киявең, оныкларың, оныкчыкларың. Безнең теләкләргә әниебез дә кушыла.
Нет комментариев