Аксар авылында яшәүче Мисхәт Борһан улы Борһановның 18 июльдә туган көне - 90 яшьлек юбилее булды.
Газиз әтиебез, бабабыз! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Син күпме авырлык-лар кичереп тә, көчле рухлы, күтәренке кәефле, саф күңелле булып кала алдың. Сиңа гомернең кояштай озынын, сәламәтлекнең имәндәй тазасын, җан тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Әле күп еллар бәхетле әти, яраткан бабай булып, безгә төпле киңәшләреңне биреп, тагын озак еллар бергә-бергә яшәргә язсын иде. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә.
Эшчәнлегең, олы җаның өчен
Әлмәндәргә сине тиңлибез.
Ходай биргән барлык гомереңне
Шулай яшәвеңне телибез.
Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Син булганда өебез нур чәчә.
Киңәшчебез, терәгебез булып,
Яшә, кадерлебез, йөзгәчә.
Иң изге теләкләр белән балаларың, кияү-киленең, оныкларың, оныкчыкларың, Илгизә гаиләсе һәм барлык туганнар.
Нет комментариев