Аксар авылында яшәүче Наил Вильдан улы белән Фәйрүзә Рәүф кызы Гыйльмановларның бергә гаилә корып яши башлауларына бу көннәрдә 50 ел.
Кадерлеләребез, сезне чын күңелдән матур бәйрәмегез - алтын туегыз белән котлыйбыз. Сез 50 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер-берегезгә кирәк-терәк булып, кайгысын да, шатлыгын да уртаклашып, матур гомер кичерәсез. Һәрвакыт тормыштан, хезмәттән тәм табып яшисез. Иңне-иңгә куеп, хәләл көч белән матур тормыш корып, 3 бала үстереп, аларны олы тормыш юлына озаттыгыз. Авырлыклар килгәндә дә бер-берегезне югалтмагансыз, төпле нигезле, ышанычлы гаилә учагында балаларыгыз, оныкларыгыз, туганнарыгыз белән матур итеп гомер итәсез. Ходай сезне саулыктан аермасын, мул, имин тормышта пар канатлар булып, озын гомер итәргә язсын. Сез булганда гына өйләребез ямьле, сыйларыбыз тәмле. Мең рәхмәт әйтеп, сезнең алда баш иябез. Әле озак еллар сезнең йөрәк җылысын һәм шифалы сулышыгызны тоеп яшәргә насыйп булса иде!
Ходай биргән олы бүләк бит ул -
Тигезлектә гомер итүләр.
Язмыш салган урау юллардан
Иңне-иңгә терәп үтүләр.
Әни булган йортның бәхете зур,
Әти - анда олы бер терәк.
Бу дөньяда авырлыклар күрми
Яшәр өчен безгә сез кирәк.
Тагын бик күп еллар тигезлектә
Матур парлар булып яшәгез.
Сәламәтлек ныклы юлдаш булсын,
Балкып торсын тормыш чәчкәгез.
Иң изге теләкләр белән балаларыгыз, кияү-киленнәрегез, оныкларыгыз.
Нет комментариев