Аксар авылында яшәүче Рафаил Касыйм улы Кәрамовка 8 сентябрьдә 60 яшь тула.
Кадерлебез, сине чын күңелдән күркәм бәйрәмең белән котлыйбыз. Тынгысыз җанлы, нык рухлы, тырыш, куйган максатларыңа ирешә белә торган кеше син. Тормышта яулаган үрләрең, ирешкән уңышларың безнең өчен үрнәк, өлге. Син ышанычлы ир дә, кайгыртучан әти дә, өзелеп-сагынып көтеп алучы бабай да. Янәшәбездә өзелеп торучы, бала җанлы, зирәк акыллы синдәй кешебез булу белән без бик бәхетле. Бөтен, мул тормышыбызның, йортыбызның бәрәкәтен сак-лап, әниебез белән тигезлектә озак яшәргә насыйп итсен Ходай. Әтиебез, гаиләбездә син булганга гына тормышыбыз шулай мул, йортыбыз ямьле, нурлы. Сиңа тормышта иң зур байлык - сәламәтлек, чиксез бәхет, озын гомер телибез. Күңелең һәрчак тыныч, эшләрең уң булсын. Туар таңнар сиңа шатлык-куанычлар гына алып килсен, күңел күгең һәрчак аяз булсын. Тормышыбызның яме, якты кояшы булып, балаларың, оныкларыңның игелеген тоеп яшәргә, алда әле бик күп гомер бәйрәмнәрен каршыларга язсын сиңа.
Еллар үтә торсын, сулар аксын,
Шатлык белән килсен яңасы.
Без телибез алда гомерләрнең
Бәрәкәтле, якты нурлысын.
Яшәгән саен яшәү дәртең артсын,
Сәламәт булсын изге йөрәгең.
Җаның тыныч, канатың нык булсын,
Ут уйнатсын синең кулларың.
Иң изге теләкләр белән сине яратып улың Рөстәм, кызың Ләйсән, киявең Салават, оныкларың Иркә белән Ислам. Безнең теләкләргә әниебез дә кушыла.
Нет комментариев