Аксар авылында яшәүче Тәзкирә Кашшаф кызы Борһанованың 13 гыйнварда туган көне.

Кадерле әниебез! Сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Җир йөзендә синнән дә рәхимле, кешелекле, сабыр холыклы, олы йөрәкле кеше юктыр. Сез әти белән бөтен нәсел-ыруны берләштереп, бөтенесен сыендырып яшисез. Һәр туар таң сиңа ныклы сәламәтлек, тән сихәтлеге, җан тынычлыгы алып килсен. Әтиебез белән пар канатлар булып, мул тормышта, бер-берегезгә терәк булып, безнең игелекләребезне генә күреп, кадер-хөрмәтебезне тоеп, озак еллар өебезнең күрке булып яшәргә язсын.
Сиңа карап, әни, сокланабыз,
Күңелләрдә туа горурлык.
Рәхмәт, әнкәй! Әле ярый син бар,
Безгә үрнәк булып торырлык.
Сокланмаган кеше сирәк сиңа,
Син - күпләргә яшәү өлгесе.
Яшә, әни, йөзләрне дә үтеп,
Булып безгә вөҗдан көзгесе.
Иң изге теләкләр белән балаларың, кияү-киленең, оныкларың. Безнең теләкләргә әтиебез һәм Илгизә гаиләсе дә кушыла.
Нет комментариев