Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Аксарда яшәүче Миңлевагыйз Мөхәммәтдин улы Мөхәммәтдиновка 2 августта 80 яшь тула.

01 августа 2019, 15:45

779

0

0

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз, сине чын күңелдән 80 яшьлек юбилеең белән  ихластан котлыйбыз.  Әни белән безне - ул һәм кызыгызны тәрбияләп үстердегез. Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Безне яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа.  Балаларыңны игътибарың белән урап, күңелең яктылыгын биреп, тормышыбызны имин итәргә тырышып яшисең.  Балаларың, оныгыңа сабырлык, кешелеклелек, гаделлегең, хезмәт сөючәнлегенең белән үрнәк син.
Олуг юбилеең мөбарәк, гомер юлың  куанычлы булсын. Йөзеңдәге шатлык нурлары беркайчан  сүнмәсен, җан тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, бәрәкәтле  тормыш,  иминлек телибез.
Күпме булса җирдә изге теләк –
Без телибез сиңа барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туган көннең һәрбер таңында.
Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сиңа
Сәламәтлек, бары шатлыклар!
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Миңнурый, улың Айрат, кызың Гөлнур, киявең Әлфис, оныгың Зилә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев