Азнакай районы Буралы авылында туып үскән, хәзерге вакытта Зәй шәһәрендә яшәүче Миңсылу Зәкәр кызы Фазлыева 19 майда 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Кадерле кешебез безнең, шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме — алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп гомер ит!
Оныгың Азалия өчен син дөньядагы иң мөлаем, иң-иң әйбәт әби, ә без киленең, кода-кодагыйларың синең һәртөрле авырлыкларны җиңә алып, көчле булып, күңелеңдә һәрчак якын кешеләреңә җылылык саклый алуыңа рәхмәтлебез, сокланабыз. Алгы көннәрдә дә шулай бербөтен булып яшәргә язсын!
70 яшең белән котлап,
Зур бәхетләр сиңа телибез.
Үзең кешелекле булган өчен,
Олылыйбыз бүген сине без.
Шатлыкларың ешрак булсын,
Кайгыларың урап үтсен.
Еллар санын сизмәс өчен —
Оныкларың гөрләп үссеннәр.
Изге теләкләр белән кодалары Гыйльмехан, Гөлфия, килене Гөлнара, оныгы Азалия.
Нет комментариев