Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев өлкәннәр көне белән котлый

01 октября 2020, 07:00

541

0

0

Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев өлкәннәр көне белән котлый

Баграж авыл җирлегендә яшәүче хөрмәтле өлкән буын вәкилләре!

Табигатьнең алтыннан киенгән, муллыкка тиенгән чагында без матур бәйрәм – Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Әлеге бәйрәм аша без күпне күргән, күпне кичергән өлкән буын вәкилләренә ихтирамыбызны һәм хөрмәтебезне белдерәбез.

Сезнең буынга авыр сынаулар һәм югалтулар аша узарга туры килде. Күбегез, лаеклы ялда булсагыз да, эшләвегезне дәвам итәсез, җәмәгать эшләрендә, авылның мәдәни тормышында һәм яшьләрне өлкән буыннар үрнәгендә тәрбияләүдә актив катнашасыз. Без күп вакыт киңәш сорап сезгә – зирәк һәм тәҗрибәле буынга мөрәҗәгать итәбез. Без сезгә зирәклегегез, киң күңелегез һәм түземлегегез өчен рәхмәтле.

Сезгә нык сәламәтлек, имин тормыш, бәхет телибез. Һәрчак янәшәгездә яраткан һәм кайгыртучан балаларыгыз, оныкларыгыз, якыннарыгыз булсын. Озак һәм бәхетле яшәгез, сәламәт һәм көр күңелле булыгыз, үзегезнең якыннарыгыз уңышларына куанып яшәргә язсын.

Хөрмәт белән Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев.

                                                                                                      

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев