Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Николаевич Минеев 17 июньдә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

10 июня 2022, 07:30

1081

0

0

Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Николаевич Минеев 17 июньдә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Гомерен халык мәнфәгатьләрен кайгыртуга багышлаган хөрмәтле җитәкчеләрнең берсе – Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Николаевич Минеев 17 июньдә күркәм бәйрәмен – 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Павел Николаевич - зирәк акыллы, бай хезмәт тәҗрибәсе туплаган җитәкче, җирлектә эш барсынга зур тырышлык куя, үткән барлык чараларда, эшләрдә үзе актив катнаша. Хезмәттә – эш коралы, сәнгатьтә моңлы гармуны кулыннан төшми. Багражлылар аны кешелекле, ярдәмчел, ипле, игелекле булганы өчен хөрмәт итәләр.
Хөрмәтле Павел Николаевич, Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйбыз. Сезнең иңнәрегездә – гаять җаваплы, кешеләр белән аралаша, аларны тыңлый һәм ярдәм итә белү сәләте, түземлелек, үзеңне ахыргача эшкә җигә белүне сорый торган хезмәт. Куйган максатыгызга колач җәеп атлаучы, тәвәккәл, тынгысыз ир-ат Сез, һәр башлаган эшне ахырына кадәр күркәм итеп башкарып чыгасыз. Сезгә сәламәтлек, гаилә иминлеге, рух ныклыгы телибез. Бүгенге көн куйган проблемалар, бурычлар алдында югалып калмыйча, алга таба да исән-сау эшләргә язсын. Якыннарыгыз һәрчак янәшәдә булсын, тормыш иптәшегез Галина белән пар канатлар булып, балалар, оныклар игелегенә төренеп, муллыкта, җан тынычлыгында бәхетле озын гомер итегез.
Ныклы саулык, сүнмәс яшәү дәрте,
Көч өстәлсен Сезнең йөрәккә.
Бәхетегез тулып, ташып торсын -
Без калабыз шушы теләктә.
Хөрмәт белән Баграж авыл җирлеге хезмәткәрләре. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев