“Барс” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Рәис Әхәт улы Әхмәтҗановка бу көннәрдә 65 яшь тулды.

Хөрмәтле Рәис Әхәтович, Сезне чын күңелебездән матур бәйрәмегез белән котлыйбыз. Агач – яфрагы белән, кеше кылган гамәлләре белән матур. Сез дә гомер сукмагыннан кыю адымнар белән алга атлап, тормышыгызны изге гамәлләр белән бизәп яшисез. Кешеләргә игътибарлы һәм ихтирамлы, ярдәмчел һәм гадел Сез. Күп еллар балалар белән эшләп, тырыш хезмәтегез белән ихтирам казандыгыз.
Юбилеегыз котлы булсын! Сезгә исәнлек-саулык, эшегездә уңышлар, күңел көрлеге, ният-омтылышларыгызны башкарып чыгарга җитәрлек сәламәтлек, рух ныклыгы телибез. Дәрт-дәрманыгыз кимемәсен, көч-егәрегез шулай ташып торсын. Алга куйган максатларыгызга ирешергә язсын!
Сабыр да Сез, гади кешелекле,
Кылган эшегез – бары изгелек.
Шатлыкларда үтсен сезнең көннәр
Бәхетләрегез булсын гомерлек.
Ныклы саулык, сүнмәс яшәү дәрте,
Көч өстәлсен Сезнең йөрәккә.
Бәхетегез тулып, ташып торсын -
Без калабыз шушы теләктә.
Тирән хөрмәт белән хезмәттәшләрегез.
Нет комментариев