Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Бигеш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Роза Владимировна Вәлиәхмәтовага ноябрьдә 55 яшь тулды.

02 ноября 2018, 09:52

786

0

1

Роза Владимировна күп еллар авыл җирлегендә хезмәт куеп, ихтирам казанды. Ул - һәртөрле катлаулы  сорауларны да чишәргә сәләтле, авыл халкының хәлен аңлап, аларга киңәш-тәкъдимнәрен биреп, җаны-тәне белән эшләүче хезмәткәр. Шуңа да аны җирлек халкы хөрмәт итә  һәм үз итә.
Роза Владимировна, Сезне чын күңелдән матур юбилеегыз белән тәбрик итәбез! Туган көнегез мул көз аена туры килгәнгәдер, йөзегездән елмаю китми,  ярдәмчел, киң күңелле Сез. Хезмәтегезгә җаваплы карап, аннан тәм табып эшлисез.  Алдагы көннәрегез дә  муллыкта, иминлектә, сәламәтлектә, һәр яңа туган көнгә куанып  үтсен. Яраткан хезмәтегез шатлык кына китерсен.
Һәрчак шулай яшьлек дәрте Сездә
Янып торсын җәйге учактай.
Саулык, байлык, күп шатлыклар
Чиксез булсын язгы офыктай.
Юлларыңа ак бәхетләр яусын,
Шатлык балкып торсын йөзеңдә.
Кайгы-хәсрәт баш очыннан узсын –
Шул теләкләр бездән үзеңә.
Ихтирам белән Бигеш авыл җирлеге коллективы.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев