Бигеш авыл жирлегенең фельдшер-акушерлык пунктлары шәфкать туташлары, табиб амбулаториясенең барлык медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм.
Сезнең хезмәт гадәттән тыш җаваплы һәм олы хөрмәткә лаек. Сез тормыштагы иң кадерле кыйммәтләр – кешеләр сәламәтлеге, сабыйларның дөньяга аваз салуы, кеше гомерләре өчен җавап бирәсез. Бүгенге катлаулы пандемия чорында көчле рухлы булып калуыгыз, каһарманлыгыгыз сокландыра. Сез - ак халатлы кешеләр - безнең һәрберебез өчен өмет һәм шәфкатьлелек билгесе. Һәрберебезнең язмышы сезнең һөнәри осталыгыгызга һәм тәҗрибәгезгә бәйле.
Тирән белемле, талантлы, алтын куллы, олы йөрәкле, үз эшенең чын остасы булган җирлегебезнең медицина хезмәткәрләре белән горурланабыз. Хезмәтегезне яратуыгыз, намуслы хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә. Ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, тынычлык телим.
Җирлек башлыгы Илгиз Вәлиев.
Нет комментариев