Бигеш авылында туып үскән Әнәс Әкрәм улы Муллинның 21 сентябрьдә 60 яшьлек юбилее.
Аны бу күркәм гомер бәйрәме белән котлап, туган җанлы, олы йөрәкле, ярдәмчел булганы өчен тирән рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Әнәс җизни! Сиңа нык сәламәтлек, хәерле озын гомер, эшеңдә зурдан-зур уңышлар телибез. Апабаз Ләйсирә белән тигезлектә, балаларыңа куанып, аларның уңышларына сөенеп, туганнарыңның җылы карашларын тоеп, күңел тынычлыгы белән яшәвеңне телибез. Ходай биргән елларның кадерен белеп, бергә-бергә шатланып-сөенеп, ярдәмләшеп гомер итәргә насыйп булсын.
Гаиләң нык. Ике улың үсте.
Дөньяң, шөкер, бөтен, түгәрәк.
Калган гомерне дә бергә-бергә
Үтә алсак иде бергәләп.
Сәламәт бул, күңелең тыныч булсын,
Юбилей ул - шатлык тәхете.
Насыйп булсын, җизни, киләчәктә
Оныкларың сөеп, куанычта
Һәм муллыкта яшәү бәхете.
Ихтирам белән балдызың Венера гаиләсе. Бу теләкләргә тормыш иптәше Ләйсирә, уллары Азат, Алмаз, туганнары да кушыла.
Нет комментариев