Бигеш авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтием, туганыбыз Фаиз Фәйзелхак улы Хәсәновка 18 гыйнварда 60 яшь тула.
Кадерле кешебез гомере авылыбызда механизатор булып эшләп үтте. Шуңа да аның хезмәтен җитәкчеләребез югары бәяләде. 2019 елның 8 октябрендә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов кулыннан «Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» медален алды. Без кадерле кешебезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, шатлык, эшендә тагын да зуррак уңышларга ирешүен телибез.
Гөрләп үтсен синең гомерең,
Юлларыңа гөлләр сибелсен.
Туар таңнар сиңа бары бәхет,
Бары шатлык кына китерсен.
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Фәүзия, улың Файсал һәм туганнарың.
Нет комментариев