Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Бигеш авылында яшәүче әниебез Нәзирә Габдулла кызы Ханнановага 5 ноябрьдә 80 яшь тула.

02 ноября 2018, 09:54

887

0

0

Кадерле, сөекле әниебез! Сине юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Олы җанлы, сабыр холык-лы, киң күңелле, безгә һәрвакыт төпле киңәшләрен биреп яшәүче, «балаларым» дип өзелеп торучы кадерле кешебез, сиңа бәхетле көннәр, күңел тынычлыгы, авыруларга бирешми яшәвеңне телибез. Шатлыкларыбыз - синеке дә, борчуларыбыз да уртак безнең. Һәрвакыт сабыр, мәрхәмәтле булып, яратып яши белүең белән үрнәк син.
Чал чәчләрең бигрәк күркәм,
Күзләреңдә – горур сабырлык.
Ягымлы сүз, тыйнак акыл –
Барысы да үрнәк алырлык.
Укытучы хезмәте–авыр да, жаваплы да,шул ук вакытта кызыклы да. Әниебез гомерен балалар укытуга багышлады, аларны киләчәк  тормышка әзерләүгә алынып, шушы мактаулы эшкә бар күңелен, йөрәк җылысын салды. Әлеге һөнәр, сабырлык, түземлек сорый, балаларга карата олы мәхәббәт таләп итә. Чыннан да, балаларны чын күңелдән яраткан, аларга ярдәм итәргә алынган нык ихтыярлы кеше генә укытучы булып эшли ала. Әниебез 40 ел Бигеш мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия бирде. Хәзер инде ул лаеклы ялда, балалары һәм  оныкларының кадер-хөрмәтен тоеп яши. Әни, сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып, балаларың һәм оныкларыңның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
Иң изге теләкләр белән улың Ришат, киленең Резеда, киявең Владислав, оныкларың Зөлфия, Салават,  Аделина,  Азалия исеменнән кызың Илсөяр.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев